Юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә тикшерү уздырганда административ киеренкелекне киметәчәкләр

2017 елның 21 августы, дүшәмбе

Премьер-министр Дмитрий Медведев тикшерүләр оештырганда һәм уздырганда дәүләт контроле (күзәтчелек) органнарының ведомствоара информацион аралашу кысасында башка органнардан һәм оешмалардан соралган һәм алынган документлар исемлеген киңәйтә торган РФ Хөкүмәтенең 1650нче-р күрсәтмәсенә кул куйды. Үзгәрешләр 306нчы Федераль законны башкару өчен Россия Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән һәм тикшерүләр уздырганда юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең административ киеренкелеген киметүгә юнәлтелгән. Болардан тыш, бу издержкаларны киметергә һәм тикшерүчеләр эшен оптимальләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

2016 елның 1 июленнән дәүләт контроле органнарына юридик затлардан һәм шәхси эшмәкәрләрдән башка власть органнары  карамагында булган документларны таләп итү тыелган: алар ведомствоара аралашу кысасында электрон төрдә 5 эш көнендә соралырга һәм бирелергә тиеш.

Хәзерге вакытта РФ Хөкүмәте раслаган Исемлектә 40 ведомство биргән шундый 200ләп документ бар. Кул куелган күрсәтмә белән 30 документ өстәлә. Болар, аерым алганда, I-IV класс куркынычындагы калдыкларны җыю, транспортировкалау, эшкәртү, утильләштерү, зарарсызландыру, урнаштыру буенча эшчәнлек алып баруга лицензияләр (поставщигы – Росприроднадзор), куркыныч производство объектлары дәүләт реестрыннан белешмәләр (поставщигы – Ростехнадзор), судноны саклау турында Халыкара белешмә бирү турында белешмәләр (поставщигы – Росморречфлот) һәм башкалар.

«2010 елда дәүләт хезмәтләре турында закон кабул ителгән моменттан алып аларны бирү тәртибе ведомствоара аралашу ярдәмендә чагыштырмача гадиләштерелде. Хәзер без бу тәҗрибәне контроль-күзәтчелек эшчәнлегенә дә кертәбез. Болар барысы бергә бизнеска административ киеренкелекне  киметергә һәм тикшерүләр уздыру механизмын оптимальләштерергә мөмкинлек бирәчәк», - дип аңлатты РФ икътисади үсеш министры урынбасары Савва Шипов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International