Зур предприятиеләрнең беренче тапкыр закон бозуларына штраф салынмаячак

2017 елның 21 августы, дүшәмбе

Россия Икътисади үсеш министрлыгы беренче тапкыр закон бозган өчен зур предприятиеләргә штраф салмау инициативасы белән чыкты. Аның урынына предприятиеләргә кисәтү ясау тәкъдим ителә.

Искәртеп узабыз, хәзер норма кече һәм урта компанияләргә генә кагыла. Элек, әгәр контроль-күзәтчелек органнары кече һәм урта бизнеста нинди дә булса кимчелекне беренче тапкыр ачыкласа, алар сайлый ала иде: эшмәкәргә шунда ук штраф салыргамы яисә кисәтү чыгарыргамы. Контролерлар еш кына фискаль санкцияләрне сайлау ягында була иде. Әмма узган елның июлендә административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексына үзгәрешләр кертелде, шуларга ярашлы беренче тапкыр хокук бозган өчен эшмәкәргә кисәтү генә ясала. Штраф ситуация яхшырмаса гына салына.

Хәзерге вакытта Россия  Икътисади үсеш министрлыгының бу тәкъдиме башка ведомстволарда карала һәм аннан соң ул  Россия Федерациясе Хөкүмәтенең профильле комиссиясендә каралачак. Шул нәтиҗәләр буенча Россия Икътисади үсеш министрлыгы ярашлы закон проектын эшләүгә керешәчәк.

Әлеге яңалык эшчәнлекләрендә зыян китермәгән недочетларны ачыклап, бизнеска киеренкелекне һәм коррупцион гамәлләрне киметергә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International