Салым булмаган түләүләрне системалаштыру буенча «юл картасы» расланган

2017 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

Салым булмаган түләүләрне системага салу һәм салым булмаган түләүләрнең бердәм исемлеген булдыру, ззаконнарда бердәм кагыйдәләрне ныгыту, түләүләрне исәпләү һәм шулай ук аларны системалы идарә итүнең  нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан чаралар планы 2017 елның 9 августында   Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары  Игорь Шувалов тарафыннан расланган. Әлеге документ Россия Минфины һәм Россия Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан 2016 елның 28 октябрендә расланган салым булмаган түләүләрне системага салуны һәм бердәм исемлеген булдыруны караган планга өстәмәләрне актуальләштерүне карый:

- исәпләүләр тәртибенә гомуми таләпләр белән федераль закон проектын эшләү (хәзерге вакытта әлеге закон проекты эшләнгән һәм ОРВ процедурасын уза);

- салым булмаган түләүләрне гамәлгә кертү сроклары;

- Мәҗбүри түләүләр реестрын кертү кагыйдәләрен билгеләү, Россия Федерациясе субъектлары законнарында билгеләнгән ярашлы түләүләр реестрына кертү буенча методик күрсәтмәләр разработкасы.

Болардан тыш, түләүләрнең соңгы размерын билгеләүнең гомуми таләпләрен эшләү һәм ярашлы исемлекләр булдыру планлаштырыла.

Чараларны гамәлгә ашыру бизнеска салым булмаган киеренкелекне булдырмаска, эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектларының салым булмаган түләүләрен билгеләүнең һәм алуның бердәм принципларын беркетергә, аларны системага салырга һәм бердәм нормага кертергә мөмкиннлек бирәчәк.Тулаем  документ Россиядә эшмәкәрлек һәм инвестицион климатны яхшыртуга юнәлтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International