Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 17 августта «Кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше буенча Федераль корпорация» АҖнең Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 19 апрелендәге 717нче-р күрсәтмәсе белән расланган конкрет заказчылар исемлегенә өстәмә рәвештә кертеләчәк Татарстан Республикасы заказчылары көйләгән закупкалар проектларына ярашлы бәяләүләрне оештыру мәсьәләсе буенча оештырган видеоконференция форматында киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре һәм «ТАТМЕДИА» АҖ, «Татарстан Республикасы инженерлык челтәрләре капиталь төзелеше һәм энергия саклаучы технологияләр үсеше идарәсе» АҖ, «Татагролизинг» АҖ предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 29 октябрендәге 1169нчы карарына ярашлы рәвештә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2016 елның 1 маеннан республиканың җиде зур заказчысының кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларыннан товарлар, эшләр, хезмәтләр закупкасы турындагы планнарына һәм еллык хисапларына кертелә торган үзгәрешләр проектларына, товарлар, эшләр, хезмәтләр проектларына ярашлылыгына бәяләү үткәрә.
Чара «яңа» заказчыларга (выручкасы 2016 елда 500 миллионнан алып 2 миллиард сумга кадәр булганда һәм конкрет региональ заказчылар исемлегенә кертелгән булса) карата 223нче-ФЗ Федераль законда каралган ярашлы бәяләүләрне Россия Федерациясе субъектларының вәкаләтле органнарының уздыру тәртибен һәм шартларын аңлату өчен эшләнгән.
Татарстан Республикасында закупкалар планнары проектларын бәяләү турында мәгълүмат Министрлык сайтының түбәндәге бүлегендә бирелгән: «Контрактная система в сфере закупок / Оценка и мониторинг по 223-ФЗ».