Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2017 елның гыйнвар-июненә Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларының социаль-икътисади үсешенә айлык рейтингын әзерләде.
2017 елның гыйнвар-июне гомуми рейтингында Казан шәһәре (1нче урын), Әлмәт (2нче урын) һәм Түбән Кама (3нче урын) муниципаль районнары лидерлык позициясен алды.
2017 елның гыйнвар-июнендә рейтинг урыннарында аеруча зур үзгәрешләргә Бөгелмә һәм Спас (+3әр позициядә), Әтнә һәм Алексеевск (+2шәр позициядә) муниципаль районнары иреште. Әлеге үзгәрешләр кайбер күрсәткечләрнең яхшыруы белән аңлатыла: теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсенең кимүе һәм файдалануга тапшырылган торак мәйданнарның, үз җитештергән товарны төяп җибәрү күләменең артуы һәм башкалар белән.
Рейтингта Апас (–3әр позициядә), Саба, Минзәлә, Апас һәм Чистай ( –2шәр позициядә) муниципаль районнарында хәлләр начарайды. Әлеге күрсәткечләрнең начараюы теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсенең артуы, файдалануга тапшырылган гомуми торак мәйданның, салым һәм салым булмаган чыгымнар үсеше темпының кимүе һәм башкалар белән аңлатыла.
Республика буенча бер җан башына туры килгән төяп җибәрелгән продукциянең уртача күләме 268,56 мең сум тәшкил итте, әлеге күрсәткеч буенча аеруча югары нәтиҗәләргә муниципаль берәмлекләр арасында Әлмәт (1500,44 мең сум), Түбән Кама (836,89 мең сум) һәм Алабуга (603,30 мең сум) муниципаль районнарында иреште.
2017 елның 1 июле торышы буенча республикада теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,64% тәшкил итте. 26 муниципаль берәмлектә әлеге күрсәткеч уртача республика дәрәҗәсеннән түбәнрәк. Эшсезлекнең иң аз дәрәҗәсе Лаеш (0,21%), Актаныш (0,30%) һәм Яңа Чишмә (0,34%) муниципаль районнарында теркәлгән. Иң күбесе – Ютазы (2,14%), Баулы (1,25%) һәм Саба (1,18%) муниципаль районнарында.
2017 елның гыйнвар-июнендә Татарстан Республикасында бер җан башы исәбеннән уртача 0,281 кв.метр гомуми торак мәйдан файдалануга тапшырылды. Бер җан башына иң зур торак мәйдан Питрәч (3,10 кв.метр), Лаеш (1,80 кв.метр) һәм Югары Ослан (1,43 кв.метр) муниципаль районнарында туры килде.
Рейтинг белән тагын да тулырак «Социаль-икътисади үсеш фаразлаулары һәм нәтиҗәләре» бүлегенең «Территориаль үсеш» бүлекчәсендә танышырга була.