«Татфондбанк» ПАҖ бурычлары буенча кредиторларга игълан

2017 елның 20 июле, пәнҗешәмбе

Россия Банкының 2017 елның 3 мартындагы  ОД-542нче боерыгы белән «Татфондбанк» ПАҖ кредит оешмасының банк операцияләре башкаруга лицензиясе кире соратып алынды.

Татарстан Республикасы Арбитраж судының 2017 елның 11 апрелендәге  карары белән  (резолютив өлеш игълан ителгән дата)  А65-5821/2017 эше буенча  «Татфондбанк» ПАҖ  бурычларын түли алмый (банкрот) дип танылды һәм аңа карата конкурс производствосы ачылды. Банкның конкурс управляющие функцияләре  «Вкладларны иминиятләштерү агентлыгы» (алда – Агентлык) дәүләт корпорациясенә йөкләнгән.

Агентлык хәбәр иткәнчә,  мораторий кабул ителү датасына кадәр (2016 елның 15 декабре) «Онлайн Партнер»  дистанцион банк хезмәте күрсәтү системасы буенча  «Татфондбанк» ПАҖ кассалары аша һәм  «Татфондбанк» ПАҖ үз-үзеңә хезмәт күрсәтү терминалларында (башка банкларда бирелгән кредитларны каплау һәм физик затлар счетларына акча  күчерү түләүләреннән тыш) физик затлар түләүләре «Татфондбанк»  ПАҖдә юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр кредитор-алучылары ачкан 47422нче счетлары балансында исәпкә алынган.

Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февралендәге  «Кулланучылар хокукын яклау турында» 2300-1нче Законының 16.1, 37нче маддәләре положениеләренә ярашлы рәвештә  акча түләүләрен башкаручы банк кассасына  акча керткәннән алып яисә түләүченең счетыннан акчасы  алынганнан соң, түләнгән дип дип исәпләнә. «Татфондбанк» ПАҖ бурычлары буенча оешма файдасына акча күчерүгә бәйле кредитор булып акча алучылар -  юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр булып тора.

Акча алучылар – юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең үз таләпләрен аны нигезләгән документларны беркетеп (мәсәлән, түләнгән түләүләр реестрлары, түләнгән поручениеләр, квитанцияләр һәм башкалар күчермәләре)  «Татфондбанк» ПАҖгә конкурс производствосы барган теләсә кайсы вакытта бирергә хокуклары бар. Шул ук вакытта кредиторлар таләпләре реестры ябылган датадан соң (2017 елның 31 июле) бирелгән таләпләр  кредиторлар таләпләре реестрына кертелгән кредиторлар таләпләре үтәлгәннән соң  «Татфондбанк» ПАҖ мөлкәте исәбенә канәгатьләндереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International