2015 елдан башлап, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 5 сентябрендәге № 1738-р (Стандарт) боерыгы белән расланган Россия Федерациясе субъектларында көндәшлекне үстерү стандартларын кертү кысаларында, Татарстан Республикасының товарлар, эшләр һәм хезмәтләр базарларында көндәшлек тирәлегенең торышына һәм үсешенә ел саен мониторинг ясала. Сезнең игътибарыгызга 2016 ел өчен мәдәният өлкәсендәге хезмәтләр базарында көндәшлек тирәлегенең торышына һәм аның үсеш дәрәҗәсенә ясалган мониторинг нәтиҗәләрен тәкъдим итәбез.
Мәдәният өлкәсендәге хезмәтләр базарында эшчәнлек башкаручы барлыгы 90 респондент сораштырылган.
Компанияләрнең күпчелеге көндәшлекнең гомуми торышын уңай яктан билгеләгән.
Шул ук вакытта базарның җитәрлек өлешен биләп тора торган эре уенчылар барлыгы турында да әйтергә мөмкин. Бу исә көндәшлек тирәлеген эре уенчыларның көндәшлеккә каршы сәясәт үткәрмәве мәгънәсендә уңай яктан сыйфатлый.
Көндәшлекнең бизнеска булган йогынтысы турындагы сорауга бирелгән җаваплар көндәшлекнең стимуллаштыручы роле турында таныклый. 45,6% респондет көндәшлек бизнесны үстерү өчен файдалы дип саный. Сораштыруда катнашучыларның 40% артыгы битараф бәяләү яклы.
Бу базарда көндәшлеккә сәләтле булуның әһәмиятле факторлары дип ресондентлар түбәндәгеләрне билгели: компания продуктларының уникаль булуы, клиентлар белән ышанычлы мөнәсәбәт һәм продукциянең югары сыйфатлы булуы. Шул рәвешле, бу базардагы көндәшлекнең әйбер хакына бәйле булмаган сыйфаты турында әйтергә мөмкин.
Башка РФ төбәкләреннән барлыкка килгән компанияләр хисабыннан көндәшләрнең саны артуы турында сораштыруда катнашучыларның 37,8%ы белдергән, бу иң зур өлешне тәшкил итә, һәм нибары 11,1%ы гына көндәшләр санының яңа чит ил компанияләренең барлыкка килүе аркасында артуына күрсәткән. Сораштыруда катнашучыларның яртысы бу процессның төп сәбәпләре эшкуарларга дәүләт ярдәме чараларында чагыла торган дәүләт сәясәте (23,3%) һәм норматив-хокукый база үзгәрешләренә бәйле дип саный.
Яңа география базарларына чыгу өчен финанс чараларының җитмәвен сораштырылучыларның 67,8%ы төп каршылык итеп күрсәткән. Моннан тыш, сораштыруда катнашучыларның 21,1%ы башлангыч чыгымнарның югары һәм сату базарының тулган булуын билгеләгән.
Компанияләрнең элек продукциянең көндәшлеккә сәләтле булу дәрәҗәсен нинди ысул белән үстерүләре хакындагы сорауга җавап бирүчеләрнең күпчелеге (45,6%ы) персоналы укыту дип җавап биргән. Икенче урында – яңа маркетинг стратегияләре (41,1%) һәм нибары 18,9%ы гына сарыфларны кыскарту хисабыннан гамәл кылган.
Үткәрелгән мониторингтан чыгып, түбәндәге чаралар планын төзергә мөмкин:
1) лидерлыкка чыккан уенчылар ягыннан көндәшлеккә каршы гамәлләрне киметү;
2) мәдәният өлкәсендә төбәкара багланышларга һәм хезмәттәшлек итүгә булышу;
3) мәдәният (сәнгать) өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән грантларны бирү буенча тормышка ашырыла торган федераль һәм төбәк программаларын пропагандалау.
Исегезгә төшереп үтәбез, Стандарт төбәкнең товарлар һәм хезмәтләр базарларында көндәшлекне үстерүгә шартлар тудыруга, төбәктәге хакимият органнары эшендә үтәкүренмәлелек булдыруга,кече һәм урта эшкуарлык субъектларын яклау өчен стиму булдыруга һәм административ киртәләрне юкка чыгаруга юнәлдерелгән.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 6 маендагы 799-р номерлы боерыгы нигезендә Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасында көндәшлекне үстерүгә теләктәшлек күрсәтү буенча Татарстан Республикасының вәкаләтле башкарма хакимият органы булып тора.
Шунысын билгеләп үтик, Татарстан Республикасында көндәшлек тирәлеген яхшыртуга юнәлдерелгән чаралар Стандартны тормышка ашыру кысаларында көндәшлекне үстерүгә теләктәшлек күрсәтү буенча юл картасына кертелгән.
Татарстан Республикасында Стандартны тормышка ашыру турында мәгълүмат Министрлык сайтында “Көндәшлекне үстерү” бүлегендә урнаштырылды.