"Алабуга" МИЗда җиһаз кластеры буенча очрашу булды

2017 елның 7 июле, җомга

4 июльдә "Алабуга" МИЗда "Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри" ҖЧҖ компаниясе территориясендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм "Татарстан Республикасы Җиһаз кластеры" ассоциациясе вәкилләре катнашында Татарстан Республикасының җиһаз (агач эшкәртү) кластерын формалаштыру буенча эшче төркем очрашты.

Очрашуда кластерларга ярдәм итүнең гамәлдәге чаралары хакында фикер алышынды. "Камский ЦКР" автономияле коммерциячел булмаган оешмасы җитәкчесе Ленар Әхмәтов Россия Икътисадый үсеш министрлыгы һәм Россия Сәнәгать министрлыгы линиясе буенча территориаль-тармак кластерларында катнашучыларга ярдәм программаларына заявкалар тапшыру тәҗрибәсе турында сөйләде. Бүген Татарстан Республикасында машина төзү, ИТ-, азык-төлек һәм төзелеш кластерлары инде актив рәвештә гамәлдә.

Татарстан Республикасында "Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри" ҖЧҖ генераль директоры Али Кылыч формалаштырылучы сәнәгать кластеры эчендә функциональ картаны һәм кооперация элемтәләрен үзенең ни рәвешле күз алдына китерүе хакында әйтте, шулай ук кластерда катнашучы-предприятиеләрнең аңа һәр як өчен дә уңайлы шартларда керергә тиешлеген аерым билгеләп узды.

Очрашу нәтиҗәсендә кластерның якорь предприятиесе булган "Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри" ҖЧҖ белән "Татарстан Республикасы Җиһаз кластеры" ассоциациясе йөзендә махсуслаштырылган оешма арасында Сәнәгый эшчәнлек турында килешүгә кул кую турында принципиаль килешенгәнлеккә ирешелде. Шулай ук кластерның тыгыз кооперация элемтәләрендә торучы яңа катнашучыларын билгеләү һәм сәнәгать кластерының функциональ картасын эшләү буенча да эш дәвам иттереләчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2016 елда Татарстан Республикасының җиһаз (агач эшкәртү) кластерын формалаштыру буенча актив эш башланып китте. Бүгенге көндә "Татарстан Республикасы Җиһаз кластеры" ассоциациясе федераль министрлыклар линиясендә кластерларга ярдәм итү программалары буенча заявкалар әзерләүдә кластерның потенциаль катнашучылары белән актив эш алып бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International