Россия Федерациясе Хөкүмәте 2017-2019 елларга Россия Федерациясен фәнни-технологик үстерү стратегиясен тормышка ашыру буенча Чаралар планын раслады

2017 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

Планны үтәүдә Россиянең Мәгариф министрлыгы төп координатор ролен башкара.

План норматив һәм оештыру холкындагы тулы бер чаралар комплексын үз эченә ала. Әйтик, планда Стратегиядә билгеләнгән өстенлекле юнәлешләр буенча фундаменталь тикшеренүләр программасын һәм комплекслы фәнни-технологик программаларны үз эченә ала торган "Россия Федерациясен фәнни-технологик үстерү" дәүләт программасын эшләү һәм раслау күздә тотыла. Мондый комплекслы программаларны тормышка ашыру дәүләтнең бүтән программалары, фәнни, фәнни-техник һәм инновация эшчәнлеген үстерү институтлары һәм ярдәм итү фондлары хисабыннан финансланачак.

Комплекслы фәнни-технологик программаларны һәм тулы инновация циклы проектларын эшләү, аларны технологик бәяләү (экспертиза ясау), аларга төзәтмәләр кертү буенча тәкъдимнәрне үтәүне һәм әзерләүне мониторинглау, тормышка ашыруны дәвам итү һәм тәмамлау буенча вәкаләтләр фәнни-технологик үсешнең өстенлекле юнәлешләре буенча төзеләчәк советларга беркетеләчәк.

Планда шулай ук фән һәм инновацияләр өлкәсендә, шул исәптән халыкара фәнни-техник багланышлар кысаларында яшьләрнең иҗади потенциалын уңышлы тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр тудыру чаралары да карала.

Планны җаваплы үтәүчеләр – федераль башкарма хакимият органнары, дәүләт корпорацияләре, үсеш институтлары, фәнни, фәнни-техник һәм инновация эшчәнлегенә ярдәм фондлары, Россия Фәннәр академиясе, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International