2016-2018 елларга Татарстан Республикасында көндәшлекне үстерүгә ярдәм итү өчен дәүләти, муниципаль һәм җайга салынучы заказчыларның сатып алу процедураларын оптимальләштерү буенча чаралар комплексы беркетелде.
Әйтик, мисал өчен, "Дәүләт республика программаларын, дәүләти һәм муниципаль заказчылар тарафыннан кече күләмнәрне сатып алуларны тормышка ашыру буенча көндәшле сатып алулар үткәрү максатларында электрон биржа тибында сәүдә мәйданчыгын булдыру һәм кертү" чарасы буенча сатып алуларда акча чараларын янга калдыру дәрәҗәсе 2016 елга максатчан 6%лы күрсәткечтә билгеләнеп, фактта 15,9% тәшкил итте. Акчалата эквивалентта янга калдырылган чараларның күләме 62,5 миллион сум тәшкил итте.
Моннан тыш, "Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының сатып алуларда катнашуы турында объектив мәгълүмат алу максатында кече һәм урта эшкуарлык субъектларының дәүләти һәм муниципаль сатып алуларда, шулай ук җайга салынучы бүтән заказчыларның сатып алуларында катнашуын мониторинглау системасын үстерү" чарасы буенча, көндәшле сатып алуларны үстерү, шулай ук Татарстан Республикасының кече һәм урта эшкуарлыгын үстерү максатларында Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы КУЭ субъектларына Кече һәм урта бизнесның мәгълүмат порталы smb.tattis.ru (алга таба – КУЭ порталы) ярдәмендә дәүләт сатып алулары һәм иң эре предприятиеләрнең сатып алулары системасыннан файдалану мөмкинлеген тәэмин итә.
КУЭ порталы түләүсез нигездә дәүләти, муниципаль, корпоратив заказчыларның товарларга (эшләргә, хезмәтләргә) булган ихтыяҗлары турында актуаль һәм төгәл мәгълүматларны, шулай ук корпоратив электрон сәүдә мәйданчыкларыннан (38 ресурс) белешмәләр алырга булыша.
КУЭ порталындагы функцияләр заказчыларның ихтыяҗларын һәркем файдалана алырлык итеп бастырып чыгаруны, шулай ук потенциаль җиткерүчеләргә алар турындагы мәгълүматларны автомат рәвештә таратуны күздә тота.
Теркәлгән файдаланучы, үзе өчен кайсы продукциянең һәм кайсы төбәкләр буенча кызыклы булуын күрсәтеп, портал яңалыкларына язылуга рөхсәт сорый. Әйтик, мисал өчен, гарызнамә түбәндәгечә булырга мөмкин: түбәндәге төбәкләр буенча катыргы җиткерүгә язылу зарури: Татарстан Республикасы, Чуашия Республикасы. Оператор мондый гарызнамәләрне эшкәртә һәм мәгълүмат таратылуны формалаштыра. Гарызнамә таләпләрен канәгатьләндерә торган хәбәрләр барлыкка килү белән, алар файдаланучының электрон почтасына һәм аның веб-кабинетына таратыла.
Бу ресурстан файдалану сатып алулар өлкәсендә хезмәткәрләр асрау буенча чыгымнарны янга калдырырга, кызыксындырган сатып алуларны эзләү вакытын кыскартырга һәм бөтен Россия буенча җитештерелә торган продукциягә карата ихтыяҗлар турындагы мәгълүматларны алу мөмкинлеген бирә.
2016 елда КУЭ порталыннан файдаланучылар тарафыннан гомуми 31,3 миллиард сумлык шартнамәләр төзелгән, аларның 50% артык өлеше (17,2 миллиард сум) – республикадагы КУЭ субъектлары тарафыннан. 8,5 мең резидент теркәлгән, алар язылган яңалыкларның гомуми күләме 43,5 мең тәшкил итте.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, бу ресурстан файдаланучыларның саны арту көндәшлекнең артуы турында сөйли, бу исә, ахыр чиктә, җиткерүченең бәяне төшерүенә һәм җитештерелә торган продукциянең сыйфатын арттыруда чагыла.
Яңа файдаланучыларны җәлеп итү максатларында порталны популярлаштыру буенча даими рәвештә эш алып барыла: төбәк һәм федераль әһәмиятендәге чараларда яктырту; Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы бинасында атна саен түләүсез нигездә семинарлар һәм республиканың муниципаль районнарында урынга чыгып киңәшмәләр үткәрү, алар барышында тыңлаучылар smb.tattis.ru порталының эше буенча барлык кызыксындырган сорауларга җавап алырга мөмкин.
Шул рәвешле, кече һәм урта эшкуарлык субъектларында булган сатып алуларның өлеше сатып алуларның гомуми еллык бәясе күләмендә планлаштырылган 20% урынына 46,9% тәшкил итте.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында Стандарт 2014 елда кертелә башлады.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 06 маендагы 799-р номерлы боерыгы нигезендә Министрлык көндәшлекне үстерүгә ярдәм итү буенча Татарстан Республикасының вәкаләтле башкарма хакимият органы итеп билгеләнде.
Татарстан Республикасында көндәшлекне үстерүгә ярдәм итү өлкәсендә Министрлыкның төп бурычлары булып түбәндәгеләр тора:
Стандарт түбәндәге максатларда эшләнде: