Моношәһәрләр социаль эшкуарлыкта ярдәм алачак

2017 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

"Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү һәм үстерү программаларын үтәү үзәге" ДКУ "Социаль эшкуарлыкны үстерү" программасы буенча заявкалар кабул итүне дәвам итә.

Конкурста бизнес-проектларны сайлап алуда Татарстанның моношәһәрләреннән эшкуарлар катнаша ала. Аларга Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Алабуга, Менделеевск һәм Чистай шәһәрләре керә.

Программа эшчәнлеге социаль проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән эшкуарлык субъектларының чыгымнарының бер өлешен субсидияләүгә хисапланган.

Гражданнарның социаль яктан якланмаган төркемнәренә түбәндәгеләр керә:

– Бөек Ватан сугышында яисә дәүләттән читтә хәрби гамәлләрдә катнашучы гражданнар;

– балигълык яшенә җитмәгән чорда сугыш вакытына туры килгән фашистлык тоткыннары;

– тыл хезмәтчәннәре һәм Бөек Ватан сугышы чорында күрсәткән хезмәтләр өчен Советлар Союзы медальләренә (орденнарына) ия булган затлар;

– яшәү урынын югалткан яисә ул авария, стихияле бәла-каза, сугыш аркасында яшәү өчен яраксызга әверелгән затлар;

– ата-анасыз (попечительләрсез) калган балалар, шулай ук попечениедә торучы балалар;

– 1-3 инвалид төркеменә карый торган гражданнар, шулай ук мондый балаларның ата-аналары;

– 5 һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләр;

– хезмәт ветераны булган һәм моңа тиешле документаль дәлилләмәсе булган затлар;

– мөстәкыйль рәвештә балаларын тәрбияләүче аналар.

Субсидияләр иң күбе 500 000 сум күләмендә бирелә, ләкин бизнес-проектның тулы бәясенең 85% (процентыннан) да артыграк дәрәҗәдә түгел, шулай ук түбәндәге шартлар үтәлгәндә:

  1. Түбәндә күрсәтелгән граждан категорияләренең уртача исемлек саны эшкуарлык субъектлары хезмәткәрләре арасында кимендә 50% (процентын), ә мондый хезмәткәрләрнең хезмәте өчен түләү фондындагы өлеше – кимендә 25% (процентын) тәшкил итә:
  • инвалидлар;
  • өлкән яшьтәге гражданнар (60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм 55 яшьтән узган хатын-кызлар);
  • 7 (җиде) яшенә кадәрге балалары булган хатын-кызлар;
  • ятимнәр;
  • балалар йортларыннан чыгарылучылар;
  • конкурста сайлап алуны үткәргәннән датадан элегрәк 2 (ике) ел дәвамында иректән мәхрүм ителү урыннарыннан азат ителгән затлар.
  1. Эшкуар түбәндәге эшчәнлек өлкәләрендә хезмәтләр күрсәтү (товарлар җитештерү, эшләр башкару) буенча эшчәнлек башкара:
  • һөнәри юнәлеш алуда һәм эшкә урнаштыруда ярдәм итү;
  • сәламәтлек саклау, физик культура һәм массакүләм спорт өлкәсендә затларга социаль хезмәт күрсәтү, балаларның һәм яшьләрнең түгәрәкләрендә дәресләр үткәрү;
  • социаль туристлык оештыру – бары тик экскурсия-танып белү турлары өлешендә генә;
  • медицина техникасын, протез-ортопед эшләнмәләрен, шулай ук автомототранспортны кертеп, бары тик инвалидлыкны профилактикалау яисә инвалидларны тернәкләндерү өчен генә файдаланырга мөмкин булган техник чараларны, материалларны җитештерү һәм (яки) сату;
  • мәдәни-яктырту эшчәнлеген тәэмин итү (музейлар, театрлар, мәктәп-студияләр, музыка учреждениеләре, иҗат остаханәләре);
  • гражданнарның социаль яктан якланмаган төркемнәренә карый торган затларга мәгариф хезмәтләрен күрсәтү;
  • гражданнарның социаль яктан якланмаган төркемнәренә карый торган затларны, шулай ук 2 (ике) ел дәвамында иректән мәхрүм ителү урыннарыннан азат ителгән затларны һәм наркомания һәм эчкечелек белән интегүче затларны социаль-актив эшчәнлеккә җәлеп итүдә булышу.

Заявка биргәндә түбәндәгеләрне тапшырырга кирәк:

  • эшкуарлык субъектының түбәндәге шартларның берсенә туры килүен раслый торган документларның күчермәләре: социаль яктан якланмаган гражданнар хезмәткәрләр штатында тора яисә эшчәнлек аларның проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән.
  • бүлмәләр яисә җир кишәрлекләре булуын раслый торган документларның күчермәләре;
  • проектны (булган очракта) үтәү өчен кирәкле булган, гамәлдәге контрактларның күчермәләре;
  • лицензияләрнең һәм рөхсәтләрнең, патентларның, фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә үткәрү-конструкторлык эшләре нәтиҗәләренең күчермәләре, эксперт бәяләмәләре һәм башкалар (булган очракта);
  • бизнес-проектның паспорты;
  • милек итеп товар сатып алуны дәлилли торган документларның күчермәләре һәм (яисә) хезмәтләр күрсәтүне раслый торган документларның күчермәләре;
  • түләү йөкләмәләре;
  • товар накладнаясының, товарларны кабул итү-тапшыру актының яисә башкарылган хезмәтләр актының күчермәләре;
  • бухгалтерлык документлары яисә керемнәрне һәм чыгымнарны исәпкә алу китабы;
  • гарантия хаты.

Субсидия алуга дәгъва кылучылар документларны түбәндәге адрес буенча тапшыра ала: Казан ш., Мәскәү ур., 55 (Гарантия Фонды ягыннан керергә), 2017 елның 19 июленә кадәр. Тулырак мәгълүматлар (843) 524-90-90. телефоны буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International