Мөрәҗәгать итүчеләрнең берничә хезмәт күрсәтү турында КФҮ бердәй гариза тапшыру мөмкинлеге барлыкка киләчәк

2017 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

"Дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында" Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында" тиешле федераль закон проекты Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан 2016-2018 елларга күпфункцияле үзәкләрдә дәүләти һәм муниципаль хезмәтләрне "бер тәрәзә" принцибы буенча күрсәтүдә дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү системасын алга таба үстерү чаралары планын үтәү максатында әзерләнгән.  

Хәзерге вакытта, әгәр дә мөрәҗәгать итүчегә дәүләти һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәтү өчен кирәкле һәм зарури булган берничә дәүләт хезмәтен һәм (яисә) берничә муниципаль хезмәтне алу кирәк икән, аңа һәр хезмәт буенча аерым гариза бирергә һәм һәр хезмәт нәтиҗәсе буенча КФҮ килергә туры килә, бу исә "бер тәрәзә" принцибына тулы дәрәҗәдә туры килми.

Закон проектында күздә тотылганча, мөрәҗәгать итүченең күпфункцияле үзәккә берничә дәүләт хезмәтен һәм (яки) берничә муниципаль хезмәтне һәм (яки) кирәкле һәм зарури хезмәтләрне күрсәтү турында комплекслы бер гарызнамә белән мөрәҗәгать итү мөмкинлеге карала.

Шул ук вакытта күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итүче исеменнән кирәкле документларны формалаштыру һәм комплекслы гарызнамә буенча хезмәтләрнең һәркайсын күрсәтү өчен кирәкле барлык гамәлләрне гамәлгә ашыру хокукын бирү тәкъдим ителә. Дәүләти һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәтүче органнар белән хезмәттәшлек итүне КФҮ мөрәҗәгать итүче катнашыннан башка гына гамәлгә ашырачак.

Федераль башкарма хакимият органнары һәм бюджетныкы булмаган дәүләт фондлары органнары тарафыннан комплекслы гарызнамә нигезендә күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре исемлеген раслау буенча вәкаләтләрне Россия Хөкүмәтенә беркетү тәкъдим ителә.

Закон проектын кабул итү "бер тәрәзә"нең төп принципларының берсен үтәргә булышачак, аның нигезендә комплекслы гарызнамә буенча хезмәтләр мөрәҗәгать итүче бер мәртәбә мөрәҗәгать иткәндә күрсәтеләчәк. Бу хәл КФҮ базасында иң күп сорала торган һәм социаль яктан әһәмиятле булган хезмәтләрнең санын арттырырга булышачак, гражданнарның финансларга һәм вакытка бәйле чыгымнарын азайту, ришвәтчелек куркынычларын киметү мөмкинлеген бирәчәк.

Закон проекты 2017 елның 29 июнендә Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында карап тикшерелгән һәм хупланган һәм 2017 елның 5 июлендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасына карау өчен кертелгән.  Федераль закон проекты белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин:

http://asozd2.duma.gov.ru/addwork/scans.nsf/ID/9CE17B7506BD0F1743258154003A1290/$File/217713-7.PDF?OpenElement.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International