2015 елдан башлап, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 5 сентябрендәге № 1738-р (Стандарт) боерыгы белән расланган Россия Федерациясе субъектларында көндәшлекне үстерү стандартларын кертү кысаларында ел саен Татарстан Республикасының товарлар, эшләр һәм хезмәтләр базарларында көндәшлек тирәлегенең торышына һәм үсешенә мониторинг ясала. Сезнең игътибарыгызга 2016 ел өчен ваклап сату базарының хезмәтләр базарында көндәшлек тирәлегенең торышына һәм аның үсеш дәрәҗәсенә ясалган мониторинг нәтиҗәләрен тәкъдим итәбез.
Ваклап сатуның хезмәтләр базарында эшчәнлек башкаручы барлыгы 58 респондент сораштырылган.
Респондентларның яртысына якыны бу базарда көндәшлекнең бик югары булуын билгеләгән, 37%ы көндәшлекне югары буларак, сораштырылган компанияләрнең нибары 14,8%ы гына көндәшлек дәрәҗәсен уртача дип бәяләгән.
Сораштыруда катнашучыларның күпчелеге – 85,2%ы көндәшләрнең күп булуы хакында билгеләгән, компанияләрнең 18,5%ы көндәшләренең 4 һәм аннан күбрәк булуы турында җавап биргән.
Шул ук вакытта базарның җитәрлек өлешен биләп тора торган эре уенчылар барлыгы турында да әйтергә мөмкин. Сораштырылган компанияләрнең күпчелеге бер яисә берничә эре уенчылар барлыгы турында белдергән.
Сораштырылганнарның күпчелеге исәпләгәнчә, көндәшләрнең артуына китергән төп сәбәпчеләр дәүләт сәясәтенә бәйле, ул эшкуарларның эшчәнлеген җайга сала торган норматив-хокукый базаның үзгәрүендә (40,7%) һәм эшкуарларга дәүләт ярдәме чараларын тормышка ашыруда (14,8%) чагыла. Бүтән РФ төбәкләреннән килгән компанияләр хисабына көндәшләрнең саны арту турында сораштыруда катнашучыларның 37%ы белдергән.
Элек компанияләрнең продукциянең көндәшлеккә сәләтле булу дәрәҗәсен нинди ысул белән үстерүләре хакындагы сорауга җавап бирүчеләрнең күпчелеге продукцияне алга этәрүнең яңа ысулларын күрсәткәннәр. Икенче урында – чыгымнарны киметү, ә сораштыруда катнашучыларның 29,6%ы персонал укыту хисабыннан эш йөрткән.
Сораштырудан күренгәнчә, респондентларның күбесе (55,6%) хакимият органнары үз гамәлләре белән бизнеска ярдәм итә дип саный. 25,9%ы (икенче урында) хакимият органнарының үз эшчәнлекләрендә катнашу зарурлыгы турында белдергән.
Ачыкланганча, ваклап сатуның хезмәтләр базары – ул югары көндәшлеккә ия булган базар, шул ук вакытта респондентларның зур өлеше эре уенчылар булуы турында әйтә. Үткәрелгән мониторингтан чыгып, түбәндәге чаралар планын төзергә мөмкин:
1) Сәүдә урыннары һәм объектлары төзү өчен җир алуда киртәләрне киметү.
2) Төзелеш өчен җирләр алуда нигезсез баш тартуларны чикләү.
3) Республиканың (муниципаль) сәүдә үсеше программаларын тормышка ашыруның нәтиҗәлелеге буенча яңа индикатив күрсәткечләр кертү – Россия җитештерүчеләре товарларына ихтыяҗ арттыру өчен шартлар тудыру.
4) Азык-төлек товарларына ваклап сату бәяләре динамикасына мониторинг ясау.
Исегезгә төшереп үтәбез, Стандарт төбәкнең товарлар һәм хезмәтләр базарларында көндәшлекне үстерүгә шартлар тудыруга, төбәктәге хакимият органнары эшендә үтәкүренмәлелек булдыруга,кече һәм урта эшкуарлык субъектларын яклау өчен стиму булдыруга һәм административ киртәләрне юкка чыгаруга юнәлдерелгән.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 6 маендагы 799-р номерлы боерыгы нигезендә Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасында көндәшлекне үстерүгә теләктәшлек күрсәтү буенча Татарстан Республикасының вәкаләтле башкарма хакимият органы булып тора.
Шунысын билгеләп үтик, Татарстан Республикасында көндәшлек тирәлеген яхшыртуга юнәлдерелгән чаралар Стандартны тормышка ашыру кысаларында көндәшлекне үстерүгә теләктәшлек күрсәтү буенча юл картасына кертелгән.
Татарстан Республикасында Стандартны тормышка ашыру турында мәгълүмат Министрлык сайтында “Көндәшлекне үстерү” (http://mert.tatarstan.ru/rus/standart-razvitiya-konkurentsii-v-respublike.htm) бүлегендә урнаштырылган.