Бүген Россия ФАСның укыту-методик үзәгендә дәүләт власте һәм җирле үзидарә органнарының монополиягә каршы законнар үтәлеше өлкәсендә Һәм шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә дәүләт закупкалары турында законнар үтәлеше өлкәсендә Татарстан Республикасы буенча монополиягә ааршы Федераль Идарәнең хокуктан файдалану нәтиҗәләре халык катнашуында каралды.
Карауларда Россия УФАСның Татарстан бүлеге Татарстан Республикасы башкарма власть вәкаләтле органнары, республиканың муниципаль берәмлекләренең башкарма комитеты вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Икьтисад министрлыгының конкуренция үсеше бүлеге җитәкчесе урынбасары Сергей Долгов күрсәтте.
Мондый халык катнашындагы карауларда туп бурыч булып монополиягә каршы законнар һәм закупкалар өлкәсендә мәҗбүри таләпләр үтәлеше максатыннан җирле үзидарә органнары һәм дәүләт власте органнары, хуҗалык итүче свбьектларның хокукый белемен арттыру тора.
Шуны билгеләргә кирәк, Татарстан Республикасында дәүләт закупкалары өлкәсендә конкурентлык тирәлеген яхшыртуга юнәлтелгән чаралар Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 5 сентябрендә расланган 1738нче-р күрсәтмәсе белән расланган Россия Федерациясе субьектларында конкуренция үсеше стандарты (Стандарт) таләпләрен гамәлгә ашыру кысасында конкуренция үсеше буенча юл картасына кертелә.
Стандарт регионда товарлар, эшләр, хезмәтләр базарында конкуренция үсешенә шартлар тудыруга, региональ власть органнары эшенең үтәкүренмәлелеген булдыруга, шулай ук кече һәм урта эшмәкрлек субьектларына стимуллар булдыру һәм яклау, административ барьерларны юкка чыгаруга юнәлтелгән.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 6 маендагы 799нчы-р күрсәтмәсенә ярашлы рәвештә Татарстан Республикасы Икьтисад министрлыгы Татарстан Республиаасында конкуренция үсешенә ярдәм буенча Татарстан Республикасы башкарма власте вәкаләтле органы булып тора.
Татарстан Республикасында Стандартны гамәлгә ашыру турында информация Министрлыкның «Конкуренция үсеше» бүлегендә урналтырылган (http://mert.tatarstan.ru/rus/standart-razvitiya-konkurentsii-v-respublike.htm).