Россия Минфины тарафыннан «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проекты Россия Федерациясе Дәүләт Думасына карауга кертелде. Күрсәтелгән закон проекты бюджет системасы табышларына җитәкчелек итүне яхшырту һәм табышлар буенча дебитор бурычлар белән эш нәтиҗәсен арттыру буенча эш кысасында эшләнгән.
Закон проекты белән күп функцияле үзәкләргә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәткәндә мөрәҗәгать итүчеләрдән федераль законнарда каралганча дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү исәбеннән акча кабул итү тәкьдим ителә. Бу физик затларга оешмаларга МФЦ аша дәүләт һәм муниципаль хезмәтләргә түләргә мөмкинлек бирәчәк. Хәзерге вакытта кайбер урыннарда, аеруча кеше аз яши торган пунктларда, кредит оелмалары банкоматлары кую һәм бүлекләре ачу икьтисади яктан файдалы түгел, шуңа күрә мондый мөмкинлек МФЦлардан территориаль ерак урнашкан кредит оелмаларына бәйле проблеманы хәл итәргә, бюджет системасына бәйле табышларга җитәчелек итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Әлеге закон проекты тексты белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы рәсми сайтында танышырга була http://asozd2.duma.gov.ru/work/dz.nsf/.
Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстан Республикасы МФЦда 150дән артык төр популяр хезмәт алырга була: федераль органнар хезмәтләре (Росреестр, Салым хезмәте, МВД, Пенсия фонды һәм башкалар), «Корпорация «МСП» АҖ, ЗАГС органнарының бөтен муниципаль хезмәтләре (җир-милек мөнәсәбәтәтләре, архитектура, архив өлкәсендә һәм башкалар) шулай ук башка хезмәтләр. МФЦ эше турында тулырак информация, шулай ук контактлар МФЦ Порталында урнаштырылган: http://mfc16.tatarstan.ru.