Рөстам Миңнеханов Яр Чаллыда трюфельләр җитештерү буенча яңа линия ачуда катнашты

2017 елның 16 июне, җомга

Кичә, 15 июньдә,  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яр Чаллыда  «Эссен Продакшн АГ» АҖдә трюфельләр җитештерү буенча яңа линия ачуда катнашты . 

Рөстәм Миңнеханов шәхси үзе компания производствосы һәм  инвестицион проектын гамәлгә ашыру белән танышты. Акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Леонид Барышев республика  Президентына Чаллыда  кондитер производствосы ачу турында идеянең   2011 елда барлыкка килүе һәм шунда 3,7 млрд.сумга инвестиция проекты төзелүе турында сөйләде.  Бу карарга килергә аларга  Украина базардан киткәч ирекле сегмент барлыкка килү дә этәргеч ясаган. Сәяси ситуация белгечләр җәлеп итүдә дә үз ролен уйнаган:  Донецк шоколад фабрикасы ябылуга бәйле рәвештә кондитер әйберләр җитештерү тәҗрибәсен автоградка алып килгән кондитерларны һәм техникларны җәлеп итәргә мөмкин булган. 

 «Эссен Продакшн АГ» компаниясендә Чаллыда җитештерелгән кәнфитләр иң яхшысы, максималь автоматлаштырылган, иң тәмлесе булырга тиеш дигән карарга килгәннәр. Германиядә, Австриядә, Швейцариядә ясалган югары технологиядәге җиһазлар сатып алынган .  2012 елда кондитер фабрикасы ачылган, бүген анда 5 линия эшлиТрюфельләр җитештерү буенча соңгы линияне Татарстан Президенты катнашында ачтылар.

Рөстәм Миңнехановка шоколад массасы ясала торган кухняны һәм линиянең үзен  күрсәттеләр. Линиянең җитештерүчәнлеге  –  сәгатенә бер тонна кәнфит,  бу  – 91 мең кәнфит. Компаниядә өч ай эчендә 100% тялешкә чыгарга җыеналар. Трюфельләр ясаганда кеше хезмәте минимальләштерелгән,  линиядә бер сменада барлыгы 4 кеше эшли  (хезмәт күрсәтүче персоналны исәпләмәгәндә).

«Бер хезмәткәр линиядә компаниянең елына  8 млн сум әйләнешен бирәчәк. Бу кондитер сәнәгатендә иң югары хезмәт җитештерүчәнлеге. Без Яр Чаллы Татарстанның кондитер җитештерү башкаласына әйләнәчәгенә ышанабыз», - диде Леонид Барышев.

Фабрика ассортиментына дүрт товар төркеменнән торган 47 исем кертелгән: вафлеле кәнфитләр, помадалы, дерелдәвекле, сөтле, кетердәп торган батончиклар  һәм трубочкалар һәм башкалар.

 2017 ел ахырына  «Эссен Продакшн АГ» кондитер фабрикасы продукция ассортиментын киңәйтергә һәм сату күләмен  30%ка арттырырга җыена. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International