Икътисади үсеш министрлыгы 2016 елда контроль-күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләренә анализ ясады

2017 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

«Ярашлы эшчәнлек өлкәләрендә дәүләт контроле (күзәтчелек), муниципаль контроль алып бару һәм 2016 елда Россия Федерациясендә шундый контрольнең нәтиҗәлелеге турында» доклад  «Дәүләт контроле (күзәтчелек) алып барганда юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукын яклау турында» 294нче-ФЗ Федераль законны үтәү өчен әзерләнгән. Аның нигезенә «Идарә» ГАС юлы белән дәүләт һәм муниципаль контроль органнары вәкилләре биргән мәгълүматлар кертелгән. Хәзерге вакытта бу доклад  Россия Федерациясе Хөкүмәте каравына кертелгән һәм расланганнан соң  Россия Федерациясе икътисади үсеш министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылачак.

Докладка ярашлы рәвештә, 2016 елда юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә вәкаләтле органнар уздырган тикшерүләрнең гомуми саны  1,68  миллионны тәшкил итте. Шул ук вакытта тикшерүләрнең гомуми санының  78 %тан артыгын  федераль дәүләт контролен (күзәтчелек) башкарма властьнең биш федераль органы алып барды: Россия МЧСы, Роспотребнадзор, Россия ФНСы, Ростехнадзор һәм Роструд.

Уздырылган контроль-күзәтчелек чараларының саны күп булуга карамастан, 2014 елдан башлап  тикшерүләрнең кимү тенденциясе саклана. Мәсәлән,  2016 елда 2015 ел белән чагыштырганда тикшерүләр  22 %ка кимрәк уздырылган һәм 2014 ел белән чагыштырганда  26 %ка азрак. Бигрәк тә планлы тикшерүләр 2015 елда 887 меңнән 2016 елда 602 меңгә кадәр, һәм бу административ барьерларны киметүгә юнәлтелгән законнар үзгәрешләренә бәйле. Аерым алганда,  2016 елда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына «күзәтчелек каникуллары» кертелде.

Татарстан Республикасында дәүләт контроле (күзәтчелек), муниципаль контроль алып бару турында ел саен докладлар төзү  һәм «Идарә» ГАСта докладны урнаштыру өчен җаваплы вәкаләтле орган булып Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тора. Доклад текстлары белән түбәндәге чыганакта танышырга була: http://mert.tatarstan.ru/rus/2016-god-1960737.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International