2015 елдан Татарстан Республикасында 2015 елның 5 сентябрендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1738-р күрсәтмәсе белән расланган конкуренция үсеше Стандартын кертү кысасында товарлар, эшләр һәм хезмәтләр базарында конкурентлык тирәлеге торышы һәм үсешенә ел саен мониторинг уздырыла. Сезнең игътибарга Татарстан Республикасында 2016 елда медицина хезмәтләре базарында (түләүле хезмәтләр) конкурентлык тирәлеге торышы һәм үсешенә мониторинг нәтиҗәләрен тәкъдим итәбез.
Мониторинг кысасында медицина хезмәтләре базарында эшчәнлек алып баручы 51 респондент сораштырылды.
Компанияләрнең күбесе әлеге базарга эшмәкәрләргә керү өчен җитәрлек түбән барьерларны һәм конкуренциянең гомуми торышының әйбәт булуын билгеләде.
Респондентларның өчтән бере генә конкуренциянең йомшаклыгын күрсәтә, шул ук вакытта сораштырылучыларның күбесе конкуренция дәрәҗәсен югары (37,5%) һәм бик югары (29,2%) дип бәяли.
Конкуренциянең стимуллаштыру роле турында бизнеска конкуренция тәэсире турындагы сорауларда билгеләнә. Аларның 50%ы конкуренцияне бизнес үсеше өчен файдалы дип исәпли. Сораштырылучыларның 45%тан артыгы нейтраль бәяләр куярга әзер.
Элек компанияләр продукциянең конкурентлыкка сәләтлелеген ничек арттырдылар дигән сорауга сораштырылучыларның күбесе персоналны өйрәтү юлы белән ирешүе турында белдерә (70,8%) . Икенче урында – яңа маркетинг стратегияләре (54,2%). 41,7%ы аны - чыгымнарны киметү, шуның кадәре үк компанияләр яңа җиһазлар сатып алу юлы белән эшләгән.
Шуны билгеләргә кирәк, респондентларның күбесе (29,2%) власть органнары үзләренең гамәлләре белән бизнеска ярдәм итә дип исәпли. Шуның кадәре үк власть органнары гамәлләре нәрсә беләндер ярдәм итә һәм нәрсә беләндер комачаулый дип исәпли. 12,5%ы власть органнары үз гамәлләре белән аларның эшчәнлегенә тагын да активрак ярдәм итәргә кирәклеген күрсәтә.
Сораштыру мәгълүматлары буенча респондентларның күбрәге төп барьер итеп эшмәкәрлек эшчәнлеген көйли торган законнарның тотрыксызлыгын (29,2%), лицензияләр, дәүләт ярдәме акчасын, рөхсәт, килешүләр алуның катлаулы/озакка сузылуын (29,2%), шулай ук тәэмин ителешкә керүнең авырлыгын (29,2%) күрә, шуңа күрә медицина хезмәтләре базарында конкуренцияне арттыру максатыннан түбәндәге чаралар күзаллана:
1) Медицина хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә башка регионнар белән хезмәттәшлек итүгә ярдәм.
2) Медицина эшчәнлеге алып бару өчен рөхсәт алу максатыннан хокукый консультацияләр бирү һәм аңлату.
3) Шәхси клиникалары хезмәт күрсәтүе сыйфатын контрольгә алуны көчәйтү.
Искәртеп узабыз, Татарстан Республикасында конкуренция дәрәҗәсен арттыруга юнәлтелгән чаралар Россия Федерациясе субъектларында конкуренция үсеше Стандартын гамәлгә ашыру кысасында конкуренция үсешенә ярдәм итү буенча кабул ителгән «юл картасына» кертелгән.
Конкуренция үсеше Стандарты регионның товарлар һәм хезмәтләр базарында конкуренция үсешенә шартлар тудыруга, региональ власть органнарының эшенең үтәкүренмәлелегенә, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын яклау өчен стимуллар булдыруга һәм административ барьерларны юкка чыгаруга юнәлтелгән.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 6 маендагы 799-р күрсәтмәсенә ярашлы рәвештә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасында вәкаләтле башкарма власть органы булып тора.
Татарстан Республикасында Стандартны гамәлгә ашыру турында информация министрлык сайтының «Конкуренция үсеше» бүлегендә урнаштырылган (http://mert.tatarstan.ru/rus/standart-razvitiya-konkurentsii-v-respublike.htm).