Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 23 маендагы 999-р ярашлы карары белән Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 17 маенда 934-р карары белән расланган контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү күрсәткечләрен билгеләү база моделенә үзгәрешләр кертелде
База моделенең формулировкаларын ачыклау буенча үзгәрешләр түбәндәгеләргә кагылды:
- контрольгә алучылар эшчәнлеге негатив күренешләрне юкка чыгаруга юнәлтелгән контроль астындагы өлкәнең торышын күрсәткән индикатив күрсәткечләр исемлегенә;
- тикшерүләр кертелмәгән контроль чаралары формаларының нәтиҗәлелек күрсәткечләре база моделенә өстәмәләргә (контроль астына алынган субъектлар белән элемтәгә кермичә эшли торган контроль буенча; контроль закупка; мәҗбүри таләпләрне бозуны булдырмау турында кисәтүләр чыгару һәм башкалар);
- аерым күрсәткечләр тәкъдим ителгән исәпләү формулаларына.
Искәртеп узабыз, база моделе үзе контроль-күзәтчелек эшчәнлеге реформасын уздырган бурычларны исәпкә алып, контроль-күзәтчелек органнары өчен ярашлы нәтиҗәлелек күрсәткечләрен сайлый һәм эчтәлеген билгели. «Контроль-күзәтчелек эшчәнлеге реформасы» приоритет программасына ярашлы рәвештә аның катнашучылары 2017 елның ахырына кадәр үк контроль-күзәтчелек нәтиҗәлелеге күрсәткечләре исемлеген расларга тиеш.