Россия Федерациясе Дәүләт Думасына дәүләт хезмәте күрсәтүнең экстерриториальлеге турында закон проекты кертелде

2017 елның 26 мае, җомга

 Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 23 маендагы   980нче-р ярашлы  күрсәтмәсе белән Дәүләт Думасына Россия Минкомэлемтәсе әзерләгән «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында » Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проекты кертелде.

Закон проекты белән дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең   экстерриториаль принцибын кертү тәкъдим ителә. Мөрәҗәгать итүчеләргә Россия Федерациясе чикләрендә үз сайлавы буенча  яшәү урынының һәм килгән урынының кайда булуына карамастан, бюджеттан тыш дәүләт органында яисә күп функцияле үзәктә документлар тапшыру һәм дәүләт хезмәтләре нәтиҗәсен алу мөмкинлеге бирелә.

Закон проекты тулаем дәүләт хезмәтләренең уңайлылыгын арттыруга, гражданнарның  матди һәм вакытын тотып калуларны киметүгә, шулай ук дәүләт хезмәтләре алуда гражданнарның объектив ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлтелгән.

Күрсәтелгән үзгәрешләрне 2018 елның 1 гыйнварыннан  гамәлгә кертү планлаштырыла.

Закон проекты 2017 елның 18 маенда Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында каралган һәм хупланган, документ белән Дәүләт Думасының рәсми сайтында танышырга була: http://asozd2.duma.gov.ru/main.nsf/%28SpravkaNew%29?OpenAgent&RN=185313-7&02.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International