Россия Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең законнар чыгару эшчәнлеген камилләштерүгә юнәлтелгән «Көйләү тәэсире бәяләве мәсьәләсе буенча Россия Федерациясенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында»гы карары проекты эшләнгән.
Проект белән икенче укылышта Дәүләт Думасында кабул ителгән законнар проектларына ОРВ уздыру мөмкинлеге каралган.
ОРВ каралган проектларны Дәүләт Думасы билгелиячәк һәм аны Икътисади үсеш министрлыгына 2 көн эчендә Хөкүмәт Аппараты җибәрәчәк.
ОРВ уздыру нәтиҗәләре буенча йомгаклау әзерләү срогы 12 эш көнен тәшкил итәчәк (шуларның бишесе әлеге иницитиваны халык белән карауга тәкъдим ителә).
Бәяләү нәтиҗәләре буенча йомгаклау проектларына РФ Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан кул куелачак, РФ Хөкүмәте Рәисе яисә аның урынбасары тарафыннан расланып кире Дәүләт Думасына җибәреләчәк.
Разработчиклар фикеренчә, Дәүләт Думасында ОРВ уздыру процедурасы тәртибе һәм аңа салынган чагыштырмача кыска сроклар уйланылган карарларны оператив кабул итүгә ихтыяҗның артуын чагылдырачак һәм ОРВ институтына үсешнең яңа җитди тармагына чыгарга мөмкинлек бирәчәк.