Бүген Татарстан Республикасына Россия инновацион регионнары Ассоциациясе делегациясе килде

2017 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Россия  венчур форумы программасы кысасында Татарстан Республикасына регионнар вәкилләре – Россия инновацион регионнары  Ассоциациясе әгъзалары килде.

 Ассоциация директоры урынбасары  Дмитрий Федорище җитәкләгән делегация составына  9 регион вәкиле керде: Алтай һәм Красноярск крае, Калуга, Липецк, Новосибирск, Самара, Төмән һәм Ульяновск өлкәләре, Мордовия Республикасы

 Татарстанның инновацион тәҗрибәсе башка регионнар өчен практик кызыксыну уята.

Ассоциациягә кергән регионнар вәкилләрендә аеруча 2016 ел ахырында Яшел Үзән шәһәрендә Mastercard Халыкара түләү системасы белән партнерлыкта старт алган «Татарстан Республикасында яшәүче картасы» гамәлгә ашырылу уңышлы тәҗрибәсе аеруча кызыксыну уятты.

 Mastercard ел саен уздырган мәгълүматлар буенча, россиялеләрне түләү инновацияләре  кызыксындыра. Заман түләү технологияләре шәһәр инфраструтурасы үсешенә китерә: транспорт пассажирларына хезмәтне тизрәк күрсәтергә,   социаль түләүләрне бирүне һәм ташламалы хезмәтләрне  күрсәтүне тагын да гадиләштерергә һәм үтә күренмәле итәргә, бер түләү-идентификацион продукт ярдәме белән яшәүчеләрне идентификацияләүне җиңеләйтү бурычын хәл итәргә – заман  мультифункциональ банк картасы белән шәһәрнең туристик һәм бизнес-үзәк буларак җәлеп итүчәнлеген арттырырга ярдәм итә.

Яшел Үзәндә  делегация 75 268 кеше яшәгән шәһәрдә инновацион технологияләр ярдәмендә яшәүчеләр өчен заман санлы инфраструктурасы төзелгән проект белән танышты ( банклар һәм  социаль яклау бүлекләрендә карта бирә торган 7 урын, яшәүче Картасы белән скидка алырга мөмкин булган 100 сәүдә ноктасы, карта кабул итүче 90 шәһәр автобусы, һәр поликлиникада куелган кабул итүгә язылу 10 терминалы, электрон хезмәтләр алу өчен 25 инфомат, предприятиеләр хезмәткәрләре өчен карта бирә торган 260 оешма). 

 Яшел  Үзән районы башлыгы Александр Тыгин билгеләвенчә, заманча электрон чиплы һәм хезмәтләргә контактсыз түләү технологияле Mastercard күпфункцияле банк картасыннан файдалану шәһәрдә яшәүнең уңайлы шартларын тудырып,  яшәүчеләргә төрле бурычларны хәл итәргә булыша.

«Яшәүче картасы» кулланып, түбәндәге процесслар күрсәтелде:

 «АК БАРС» Банк ПАОда социаль яклау чраларын билгеләү өчен гариза бирү, алу;

электрон медицина картасында һәм табиб кабул итүенә язылу,  даруларга һәм сөт ашамлыкларына рецепт выпискалары алу, Яшел Үзән шәһәренең 2нче балалар поликлиникасында даруханә пунктында эшләр;

җәмәгать транспортында контактсыз һәм транспорт кушымтасы юлы белән түләү.

Шулай ук бүген Казан шәһәрендә  делегация  «КАИ-Лазер» региональ инжинииринг үзәгендә булды. Производство буенча директор Олег Кротов  регионнар Ассоциациясе вәкилләрен югары технология җиһазлары белән таныштырды һәм   инжинииринг үзәге мөмкинлекләрен куллану турында сөйләде.

 Визит ахырында  «Татарстан Республикасы дәүләт заказы, регионара элемтә һәм инвестиция эшчәнлеге Агентлыгы» ДУП җитәкчесе  Яков Геллер делегациягә электрон торглар өлкәсендә Татарстан компетенциясенең югары дәрәҗәсен күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International