11 апрельдә Мәскәүдә ел саен уздырыла торган FitchRatings конференциясе була

2017 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

11 апрельдә Мәскәү шәһәрендә Россия шәһәрләре һәм регионнары буенча ел саен уздырыла торган FitchRatings конференциясе була, аны  FitchRatings Халыкара рейтинг агентлыгы оештыра. Әлеге чара  ел саен 100гә якын катнашучыны җыя һәм бүгенге көндә аеруча актуаль булган мәсьәләләр һәм фикерләр белән уртаклашу мөмкинлеген бирә. Конференциядә катнашырга Россия шәһәрләре һәм регионнары хакимиятләренең беренче затлары, банклар һәм идарәче  компанияләр, Халыкара оешмалар, СМИ вәкилләре чакырылган.

        Конференция программасында түбәндәге мәсьәләләрне карау планлаштырыла:

  •  Россия шәһәрләре һәм регионнары: икътисадта үсешне торгызу фонында секторны тотрыкландыру:
  •  2016 елда региональ финанслар секторын күзәтү;
  •  FitchRatings рейтинг ясаган РФ шәһәрләре һәм регионнары бюджет күрсәткечләренә чагыштырмача анализ;
  •  2017 елда сектор буенча фараз һәм Россия шәһәрләре һәм регионнары өчен төп рейтинг факторлары.
  •  Европа шәһәрләре һәм регионнары: дәүләт финанслары өлкәсендә яхшыру фонында тотрыклы фараз:
  •  Халыкара региональ финанслар (Европа, Якын Көнчыгыш һәм  Африка):
  •  Fitchнең җирле һәм региональ власть органнарына рейтинг ясауга карашы;
  • Европа шәһәрләре һәм регионнары рейтинглары: 2017 елга тулаем тотрыклы фараз.  Реформалар бурычларны капларга ярдәм итә, шул ук вакытта  антициклик инфраструктура чыгымнары  заемнар үсешенә китерә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International