Тр Дәүләт Советы депутатлары 2016 елга Татарстан башкарма власть органнары эшчәнлеге хисабын раслады

2017 елның 22 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы башкарма власть органнарының  2016 ел өчен эшчәнлеге агымдагы елның  10 мартында Татарстан Республикасы Президенты  Р.Н.Миңнеханов тарафыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советына кертелде.

Аның поручениесе буенча әлеге мәсьәләгә кагылышлы төп доклад белән  Татарстан Премьер-министры  И.Ш.Халиков чыгыш ясады. Ул республика Хөкүмәте эшчәнлеге Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр  социаль-икътисади үсеш Стратегиясендә билгеләнгән төп бурычларны хәл итүгә юнәлтелүен билгеләде.

Татарстан элеккегечә төп макроикътисади күрсәткечләр буенча регион-лидер булып калуын дәвам итә. Республика тулаем региональ продукт күләме буенча  Россия Федерациясе субъектлары арасында 6нчы урында тора, авыл хуҗалыгы һәм төп капиталга инвестицияләр күләме буенча  – 3нче урында, сәнәгать җитештерүе һәм төзелеш буенча – 5нче урында.

Соңгы еллар дәвамында  Татарстан тотрыклы рәвештә регионнарга инвестицияләр кертү буенча иң уңайлы регионнар исәбенә керә. Ике ел рәттән «Яңа проектларны алга җибәрү буенча стратегик инициативалар Агентлыгы» АНО эшләгән Россия Федерациясе регионнары инвестицион климаты торышы Илкүләм рейтингы нәтиҗәләре буенча беренче урын алып тора.

Республикада инновация активлыгын даими үстерү өчен уңайлы шартлар тудырылган. 2016 елда Татарстан  Россия Федерациясе субъектларының инновацияләр үсеше рейтингында беренче урынны алды.

Башкарма власть органнары эшчәнлеге турында традицион хисап депутатлар фикерен исәпкә алып төзелде. Хисапка Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутат берләшмәләре һәм комитетларының 32 соравына җаваплар буенча мәгълүмат беркетелә. Болардан тыш, өстәмә сорауларны депутатлар  документны карау кысасында да бирде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары   Татарстан Республикасы Хөкүмәте хисабын раслады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International