Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 3 мартындагы ярашлы карары белән Ана капиталы акчасына кагылышлы Хөкүмәт актларына төзәтүләр кертелгән.
Үзгәрешләр Ана (гаилә) акчасын күчерү срокларына кагыла. Карар «уңай» кабул ителгән очракта акча элеккегечә ай дәвамында түгел, ә 10 эш көне эчендә күчерелә.
Сертификат алган затлар Ана (гаилә) капиталын тулысынча (яисә өлешчә) яисә торак шартларын яхшыртуга, шул исәптән балага белем алуга, инвалид балалар җәмгыятендә социаль адаптация һәм интеграция өчен каралган товарлар һәм хезмәтләр алуга юнәлтә алалар. Гаризаны канәгатьләндерү турында карар (канәгатьләндерүдән баш тарту) Россия Пенсия фонды органы тарафыннан гариза алынган көннән алып бер ай срок эчендә карала.
Күрсәтелгән карар 2017 елның 15 мартында үз көченә кертелә.
Исегезгә төшерәбез, РФ ПФР электрон формада күрсәткән бөтен хезмәтләр һәм сервислар Пенсия фондының түбәндәге адресында тупланган: https://es.pfrf.ru.
Дәүләт хезмәтләре порталы сайтында теркәлү узган гражданнарга уңайлы булсын өчен исәп язуын РФ ПФРның барлык клиент хезмәтләрендә, шулай ук «Минем документлар» (МФЦ) офисларында раслатырга була. МФЦ эше турында тагын да җентекле мәгълүмат, контактлар һәм филиалларның эш режимы, шулай ук күрсәтелүче хезмәтләр МФЦ порталында куелган https://uslugi.tatarstan.ru/mfc.