МСП субъектларыннан и продукция сатып алу базарын булдыру буенча Татарстан Россиядә икенче урын алды

2017 елның 27 феврале, дүшәмбе

27 февральдә Россия инвестицион форумы кысасында Сочи шәһәрендә “Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча федераль корпорация” акционерлык җәмгыяте үткәргән сессия булды, анда Татарстан Республикасы вәкилләре, шул исәптән “Челтәр компаниясе” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Вадим Лукин катнашты. Ул закупкаларга карата кече һәм урта бизнес субъектларының Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән үзара хезмәттәшлеккә җәлеп итүнең уңай нәтиҗәләре турында сөйләде. 2016 елда “Челтәр компаниясе” акционерлык җәмгыяте 28,5 млрд сумлык 2447 килешүне кече һәм урта бизнес белән төзеде һәм бу закупкаларның гомуми күләменең 77,5 процентын тәшкил итте.

Исегезгә төшерәбез: 223-ФЗ нигезендә кече һәм урта бизнес субъектларыннан закупкалар буенча норматив билгеләнде һәм бу 18 процентны тәшкил итә. Татарстан Республикасы 2016 елда Россия Федерациясе субъектлары арасында 45,7 млрд сум күләмендә МСП субъектларыннан продукция сатып алу базарын булдыру буенча икенче урынны алды. Заказчыларның, шул исәптән “Челтәр компаниясе” акционерлык җәмгыятенең дә, зур закупкалары турында мәгълүматны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Татарстан Республикасы дәүләт заказы буенча агентлыгы белән берлектә ясалган smb.tattis.ru мәгълүмат порталында алырга була.

Порталда яңа закупкалар турында хәбәрләр килеп тора алган түләүсез подпискага язылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International