Парламентарийлар 2017 елда республика икътисадына 40 млрд сумнан артык сумманы җәлеп итәргә планлаштыра

2017 елның 27 феврале, дүшәмбе

Бүген Казанда “Казаньоргсинтез” акционерлык җәмгыяте базасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстаннан сайланган Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары, тармак министрлыклары һәм республика ведомстволары вәкилләре белән очрашты. Парламентарийлар федераль максатчан программаларда Татарстанны катнаштыру һәм республика икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләләрен тикшерде. Парламент җитәкчесенең Россия Федерация Җыенындагы Татарстан депутациясе һәм Татарстан властенең башкарма органнары җитәкчеләре белән очрашуы – республика икътисадына федераль бюджет акчасын җәлеп итү буенча парламентарийларның уртак эшенең традицион формасы. Аралашуны мондый форматта уздыруны 2012 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән иде.

Төп мәсьәләгә керешкәнче, республика парламенты җитәкчесе республиканың социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре турында сөйләп, аны “начар түгел” дип билгеләде. “Узган ел республика икътисадына федераль бюджеттан 71,8 млрд сум җәлеп итә алдык, - дип сөйләде коллегаларына Фәрит Мөхәммәтшин, - бу 2015 ел белән чагыштырганда бераз азрак, ул елны 75,6млрд сум керде”.

Төп докладны Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов ясады. Ул аерым алганда федераль бюджет исәбеннән республика объектларын һәм чараларын финанслауга заявкалар күләме 47,8 млрд сум тәшкил итүен, ә расланган лимитның 39,5 млрд сум булуын билгеләде. Бүгенге көнгә Татарстан 21 дәүләт программасында һәм 14 федераль максатчан программада (Россиядә барлыгы 42 программа эшли) катнашу өчен заявка биргән. Федераль бюджетның программалар өлеше буенча 40,1 млрд сум күләмендә акча бирелә, расланган лимит 32,6 млрд сум.

Парламентарийлар барлык эшче төркем вәкилләренең хисабын тыңлады, якынча нәтиҗәләр ясады, әлегә бөтен резервлар да файдаланмаган юнәлешләрне билгеләде.

“Бүгенге очрашуның төп максаты – республика икътисадына федераль бюджет акчасын җәлеп итү буенча Дәүләт Думасы депутатлары белән системалы эшне көйләү, - дип белдерде журналистларга Фәрит Мөхәммәтшин, киңәшмәгә нәтиҗәләр ясап.

Бүгенге киңәшмәдә күтәрелгән тагын бер мөһим мәсьәлә, ул да булса Россия парламентының түбәнге палатасы депутатларының гражданнарны үз вакытында кабул итүе һәм муниципаль берәмлек сессияләрендә катнашуы.

Дәүләт Думасы депутатлары белән киләсе очрашу Мәскәүдә булыр дип планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International