ЕИСта товарлар, эшләр һәм хезмәтләр каталогын ясау һәм алып бару кагыйдәләре расланган

2017 елның 17 феврале, җомга

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 8 февралендәге   «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен товарлар, эшләр һәм хезмәтләр каталогын сатып алу өлкәсендә бердәм мәгълүмат  системасын төзү һәм алып бару Кагыйдәләрен һәм күрсәтелгән каталогны файдалану Кагыйдәләрен раслау турында» 145нче Карары белән   Россия Икътисади үсеш министрлыгы эшләгән   товарлар, эшләр һәм хезмәтләр бердәм каталогы төзү һәм куллану кагыйдәләре расланган. Аны куллану 2017 елның 1 мартыннан дарулар сатып алганда мәҗбүри булачак, ә башка төр закупкалар өчен  — 2017елның 1 октябереннән.

Документ 2018 елның июленә планлаштырылган электрон закупкаларга тулысынча күчү өчен кирәк.  Каталог проектын  ведомство хөкүмәткә  2016 елның декабрь ахырында кертте, аның тагын бер максаты — заказчылар ягыннан бердәм форма һәм нормалар ярдәмендә заказчыларның  сатып алынган объектларының «традицион булмаган», шул ук вакытта кыйммәтле әйберләр исемнәрен һәм торгларын  яшереп калдыруны булдырмау. Болардан тыш, торгларны көйләү һәм бәяләрне куеп, аларның нәтиҗәлелеген контрольгә алу күздә тотыла.

 Россия икътисади үсеш министрлыгы башлыгы урынбасары Евгений Елин сүзләренә караганда, каталог ОКПД-2 гомумроссия классификаторы нигезендә ясала һәм үз көченә әкренләп кертелә: конкурс документациясенә кертү өчен кирәкле меңләгән позициядән  баштагы 30ы  (товарларның конкрет сәүдә маркаларын күрсәтмичә рамалы язылышы), март ахырында закупкалар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасына (ЕИС) кертелә башлап, заказчыларга куллану  өчен мәҗбүри булачак. Һәр позициягә эксперт советы эшләгән исемен, үлчәм берәмлеген һәм критерийларын кертү карала. Болардан тыш, ЕИСта электрон кибетләрдән файдалану һәм  референт бәяләрен ясау өчен  сәүдә маркалары, җитештерүчесе һәм бәясе күрсәтелгән конкрет товарлар каталогы булачак — мәгълүматлар тәэмин итүчеләрнең шәхси кабинетларында ясалып,  каталогка  оператор тарафыннан куелачак. Техрегламентлар, ГОСТлар һәм нормалар кагыйдәләре нигезендә закупкалар объектларының типовой характеристикасы исемлеге ясалачак.

Заказчыларның бердәм каталогны мәҗбүри куллануы Федераль законның 2013 елның 5 апрелендәге «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр закупкалары өлкәсендә контракт системасы турында» 44-ФЗның 23нче маддәсендә каралган. Шуңа бәйле проблемалар чәршәмбедә Россия  икътисадый үсеш министрлыгының контракт системасы үсеше департаменты башлыгы Максим Чемерисовның региональ власть вәкилләре һәм  электрон мәйданчыклар белән булган киңәшмәсендә каралды.

Чарада катнашкан закупкалар буенча  омбудсмен Сергей Габестро шәхси каталоглары һәм бәяләр реестрлары булган  регионнар вәкилләре булачак үзәкләштерүгә борчылу белдерүләре турында  сөйләде. Аның фикеренчә, якындагы өч елда бурычлар урынына бердәм каталог куллануның гомуми принципларын һәм  региональ позицияләрне федераль каталогларга «конвертацияләү»не генә мәҗбүри итеп калдыру урынлы булыр иде. Эксперт бөтен мәгълүматларга  машина белән исәпләүләре кертүне  , аеруча мөһим дип исәпли.

Санкт-Петербургның дәүләт заказы буенча комитет башлыгы Дмитрий Сачков Санкт-Петербургта заказчыларның «приоритет таләпләрне тасвирлаган»10 меңгә якын позициягә реестр (канцтоварларга, ашамлыкларга һәм башкаларга), һәм җитештерүчеләр тәкъдимнәре  реестры кертелүе турында сөйләде. Петербург власте үзәкләштерүгә каршы түгел, дип билгеләде Сачков әфәнде, әмма регионнарның төрле таләпләрен искә алып, бердәм каталог куллануның һәм бәяләр фильтрациясенең шартларын оптималь детализацияләү мөһим. Аның фикеренчә, ЕИС кысаларында  каталоглар җитештерүчеләрне торгызу позитив булып тора.

Евгений Елин сүзләренә караганда, исемнәр тасвирлауны эксперт советында килештерергә була, әмма үзәкләштерү принципиаль рәвештә мәҗбүри булырга тиеш, чөнки бурычларның берсе нәкъ үз регионыннан тәэмин итүчеләр өчен өстенлекләр булдыруда заказчыларның мөмкинлекләрен чикләү булып тора. Болардан тыш, бары бердәм каталог кына Халыкара  классификатор белән тигезләштерелә.

Җентеклерәк мәгълүматны: http://www.kommersant.ru/doc/3214433. сылтамасыннан табарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International