Яр Чаллы Сәүдә-сәнәгать палатасында республика муниципаль берәмлекләре вәкилләре өчен семинар-киңәшмә уздырылды

2016 елның 23 декабре, җомга

Агымдагы елның 22 декабрендә Яр Чаллы шәһәре Сәүдә-сәнәгать палатасында Татарстан Республикасының Кама һәм Әлмәт икътисадый зоналарына кергән  муниципаль берәмлекләр вәкилләре өчен социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм программаларын эшләү һәм кабул итү сорауларына багышланган семинар-киңәшмә оештырылды. Чараның модераторы сыйфатында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин чыгыш ясады.

Семинар-киңәшмә йомгаклары шуны күрсәтте: СЮКБОга ярдәм күрсәтү буенча Муниципальара  ресурс үзәге СЮКБОның эшлекле активлыгын үстерү, социаль өлкәдә яңа технологияләрне һәм иң яхшы тәҗрибәләрне тарату өчен мөһим мәйданчык булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International