Агымдагы елның 21 декабрендә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында баланс комиссиясе утырышы узды. Әлеге утырыш Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы предприятиеләре финанс-хуҗалык эшчәнлегенең 2016 елның 9 ае йомгакларын һәм 2016 елда көтелгән нәтиҗәләрне карауга багышланган иде. Баланс комиссиясе эше нәтиҗәләре буенча юл-транспорт комплексы предприятиеләре эшчәнлегенең финанс нәтиҗәләрен яхшырту буенча кирәкле чараларны үткәрү турында карарлар кабул ителде: һава суднолары паркын киңәйтү, предприятиеләрнең займнарын һәм кредитларын киметү, коммерциячел ташуларны арттыру.