Эшкуарлар - «Интехбанк» ГАҖ клиентлары өчен игълан

2016 елның 23 декабре, җомга

Россия Банкының 2016 елның 23 декабрендәге ОД-4709 һәм ОД-4710 номерлы боерыклары белән «Интехбанк» ГАҖнә алты айга вакытлыча   администрация кертелә, шулай ук өч айга кредит оешмасының кредиторлары таләпләрен канәгатьләндерүгә мораторий кертелә.

 «Интехбанк» ГАҖ  клиентлары булган эшкуарлар  (843) 524-90-90 телефон номеры буенча мөрәҗәгать итә алалар.

Салым, җыемнар һәм башка мәҗбүри түләүләргә кагылышгы сораулар буенча мәгълүмат алу өчен түбәндәге телефон номеры буенча шалтырата аласыз: (843) 235-11-30 – Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең кайнар линиясе телефоны.

Иминият кертемнәрен түләү сораулары буенча: (843) 221-51-05 – РФ Социаль иминият фондының ТР буенча Төбәк бүлеге-Дәүләт учреждениесенең кайнар линиясе телефоны

(843) 279-27-27 – Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Бүлеге. Кайнар линия көн саен 8.00 сәгатьтән 20.00гә кадәр эшли.

(843) 291-77-33 -  ТР Мәҗбүри иминият фондының территориаль фонды кайнар линиясе телефоны.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International