Яңа ел хәйрия ярминкәсе Татарстанның 20 дән артык мәктәп бизнес-компаниясен җыячак

2016 елның 16 декабре, җомга

Ел саен декабрь вакыйгасы буларак традициягә кереп киткән Яңа ел хәйрия ярминкәсен оештыручылар арасында «Яшьләр хәрәкәте» Иҗтимагый оешмасының Казан үзәге, «Ак Барс Созидание» Хәйрия фонды һәм «Корстон» Кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексы бар. Әлеге зур чара Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә оештырыла.

Ярминкә агымдагы елның 18 декабрендә  «Корстон» Кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексының вестибюлендә 13.00дән алып 18.00гә кадәр эшләячәк. Биредә Казаннан, Әлмәттән, Түбән Камадан, Яр Чаллыдан һәм Татарстан Республикасының башка шәһәр һәм районнарыннан килгән 20 дән артык мәктәп компаниясе үз продукциясен тәкъдим итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International