2016 елның 1-2 декабре көннәрендә Бергамо (Италия) шәһәрендә Икътисадый, сәнәгый һәм валюта-финанс хезмәттәшлеге буенча Россия-Италия советы каршындагы Кече һәм урта бизнес сферасында хезмәттәшлек һәм сәнәгать округлары буенча Россия-Италия эшче төркеменең (алга таба – Эшче төркем) XXV утырышы уздырыла. Эшче төркем эшендә «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОның Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге җитәкчесе Ульяна Ануфриева катнаша.