Татарстан Республикасы Президенты Аппаратында агымдагы елның 16 ноябрендә видеоконференция режимында Россия Федерациясе стратегик үсешенең «Моношәһәрләр» дип аталган төп юнәлеше буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе урынбасары, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Проектлы эшчәнлек департаменты директоры Андрей Слепнев җитәкчелегендә киңәшмә уздырылды.
Киңәшмәдә «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар», «ТКХ һәм шәһәр мохите», «Кече бизнес һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм итү» кебек өстенлекле юнәлешләр буенча моношәһәрләргә күрсәтелү мөмкинлеге булган федераль ярдәм сораулары тикшерелде.