2016 елның 14 ноябреннән - Менделеевск моношәһәре командасын, 2016 елның 18 ноябреннән Чистай, Түбән Кама һәм Кама Аланы моношәһәрләре командаларын Моношәһәрләр үсеше белән идарә итүче командаларны һөнәри әзерләү программасы буенча укытулар башланды Әлеге программа Россия Федерациясе Хөкүмәте карарларына ярашлы рәвештә Моношәһәрләрне үстерү фонды белән уртак эшләнде һәм үткәрелә (алга таба – Программа).
Программа “СКОЛКОВО” Мәскәү идарә мәктәбе Кампусында уза. Татарстан Республикасыннан СКОЛКОВОда республика министрлыклары һәм ведомстволары, җирле үзидарә органнары вәкилләре һәм моношәһәрләрдәге предприятиеләр җитәкчеләре укый.