2016 елның 16 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Равил Моратов рәислегендә «Казан милли-тикшеренү технология университеты» Югары белем бирүнең Федераль дәүләт бюджет белем бирү учреждениесе Фәнни-белем бирү кластерының Координация советы утырышы узды. Утырышта Координация советының 2016 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында «КНИТУ» ЮББ ФДБББУнең өзлексез белем бирү буенча проректоры, КИТҖКның Кадрлар комитеты сәркатибе Любовь Овсиенко чыгыш ясады.
2016 елның апрель – октябрь айларында Фәнни-белем бирү кластерының стратегик юнәлешләр буенча эшчәнлеге, тулаем алганда, канәгатьләнерлек дип табылды.