Дәүләт хезмәтләрен электрон формада алу өчен гариза тапшырганда гариза бирүчеләргә ташлама ясау мөмкин булачак

2016 елның 18 ноябре, җомга

 «Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлеше 333.35 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында» Россия Элемтә министрлыгы тарафыннан эшләнгән закон проектында электрон формада хезмәт күрсәтүләрне сорап гариза  тапшырылган очракта дәүләт пошлинасын түләү буенча  һәм идентификацияләүнең һәм аутентификацияләүнең бердәм системасына кергән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең федераль һәм төбәк порталларын һәм башка порталларны кулланып юридик яктан мөһим гамәлләр кылган очракта дәүләт пошлинасын түләү буенча физик затларга ташламалар бирү күздә тотыла. Дәүләт пошлиналарын 0,7 киметүче коэффициентны исәпкә алып түләргә мөмкин булачак.

Закон проекты белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасының рәсми сайтында түбәндәге сылтама буенча барып танышырга була: http://asozd2.duma.gov.ru/main.nsf/%28SpravkaNew%29?OpenAgent&RN=1091253-6&02.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International