Агымдагы елның 17 ноябрендә «УМНИК» программасына әзерлекнең вузара пилот проекты булган Яшь инноваторлар мәктәбенең беренче чыгарылышы вәкилләренә сертификатлар тапшыру тантанасы узды.
Казан федераль университетының һәм Казан милли-тикшеренү технология университетының 20 студенты, аспиранты, укытучысы һәм фәнни хезмәткәре бушлай уку-укытулар барышында интеллектуаль милекне патентлау, маркетинг анализы, финанс һәм җитештерү планнарын әзерләү, конкурслар һәм грантлар ярдәмендә проектларны финанслау өлкәсендә әзерлек үттеләр. Алар барысы да «УМНИК» конкурсына сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәдәге гаризаларны тутыра алдылар, һәм инде 18 ноябрьдә аларны ярымфинал көтә.