Бүген «Бизнес класс» белем бирү программасы йомгакларына багышланган матбугат конференциясе үтәчәк

2016 елның 18 ноябре, җомга

Бүген  Татарстан Республикасы территориясендә «Бизнес класс» бушлай белем бирү программасы йомгакларына багышланган матбугат конференциясе үтәчәк. Чара кысаларында проектка йомгак ясалачак һәм нәтиҗәләр яңгыраячак. Матбугат конференциясе 18 ноябрь көнне 14:00 сәгатьтә ИТ-паркта түбәндәге адрес буенча уздырылачак: Казан ш.,  Петербург ур., 52.

Чарада катнашачаклар:

  • Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты
  • Герман Оскарович Греф, Россия Саклык банкы Идарәсе рәисе, Президенты
  • Карло д'Азаро Бьондо, ЕМЕА Google регионында стратегик партнерлык буенча Президенты.

Проектны оештыручы: Россия Саклык банкы. Программа Google компаниясе катнашлыгында һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International