РЭҮнең Белем бирү проекты Плеханов исемендәге РИУ белән уртак программаны эшләтеп җибәрәчәк

2016 елның 8 ноябре, сишәмбе

Россия экспорт үзәге агымдагы елның  8 ноябрендә  «Россиядә эшләнгән» халыкара экспорт форумы кысаларында Плеханов ис. РИУ белән мәгариф өлкәсендә үзара файдалы хезмәттәшлек итү турында килешү имзалады.

Документка Россия экспорт үзәге  генераль директоры П.М. Фрадков һәм Плеханов ис. Россия икътисад университеты ректоры  В.И. Гришин кул куйдылар.

Килешүне имзалау тантанасы «Россиядә эшләнгән» халыкара форумының «Экспорт эшчәнлегенә старт бирү инструменты буларак ТИЭ өлкәсендә белем бирү» панель дискуссиясе кысаларында уздырылды. 

Чарада катнашучылар Россия экспорт үзәгендә белем бирү курсларын оештыруның барлык этапларына хас үзенчәлекләрне тикшерделәр, һәм шулай ук укуларны үткән экспортер компанияләр вәкилләренең тәҗрибәләрен карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International