Казанда «Россиянең яшь эшкуары-2016» конкурсының Мәскәүдә республика исеменнән чыгыш ясаячак төбәк этабы җиңүчеләрен билгеләделәр

2016 елның 8 ноябре, сишәмбе

Бүген, 8 ноябрь көнне,  Казан шәһәрендәге  «Пирамида» Мәдәни-күңел ачу комплексында «Россиянең яшь эшкуары-2016» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында җиңүчеләрнең исемнәре аталды. Конкурс барышында катнашучылар, Татарстанның яшь эшкуарлары, төрле номинацияләрдә үз бизнес-проектларын  тәкъдим иттеләр һәм жюрида утыручыларның эксперт бәяләмәләрен алдылар. Төбәк этабында җиңүгә ирешкәннәр яшь эшкуарлар конкурсының Мәскәүдә үткәреләчәк бөтенроссия этабында Татарстан Республикасы исеменнән чыгыш ясаячаклар.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International