«Химград» Технополисының нанотехнологик продукциясе күләме 3,2 млрд сумга җитте

2016 елның 8 ноябре, сишәмбе

2016 ел башыннан бирле «Химград» Технополисы резидентлары 19,2 млрд сумлык продукция җитештергәннәр, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда  22%ка күбрәк. Күләмнәрнең шактыйга артуы шул исәптән  нанотехнологик продукция җитештерү хисабына да башкарылган. 2016 елның өч кварталы йомгаклары буенча «Химград» резидентлары тарафыннан 3,2 млрд сумлык нанотехнологик продукция төяп-озатылган, бу 2015 елның өч кварталы нәтиҗәләре белән чагыштырганда 24%ка күбрәк.

«Химград» Технополисы территориясендә эшчәнлек алып баручы резидентлар саны - 268гә, ә хезмәткәрләрнең саны  7100 кешегә кадәр арткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International