Экспортка ярдәм итү үзәге эшкуарларны «Сәламәтлек саклау-2016» күргәзмәсенә чакыра

2016 елның 7 ноябре, дүшәмбе

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган микрокредит компаниясенең Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге  Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгының экспорт юнәлешле субъектларын 2016 елның 5-9 декабре көннәрендә Мәскәү шәһәрендәге «Экспоүзәк» үзәк күргәзмәләр комплексында уздырылачак «Сәламәтлек саклау-2016» 26нчы халыкара күргәзмәсендә катнашырга чакыра.

«Сәламәтлек саклау -2016» - илебез сәламәтлек саклау өлкәсендә иң зур һәм мөһим вакыйгаларның берсе. Гомуми исем астында «Сәламәт яшәү рәвеше» һәм «Сәламәтлек саклау» кебек ике махсуслаштырылган күргәзмә берләштерелә.

Күргәзмә турында һәм анда катнашу мөмкинлеге хакында тулырак мәгълүматны Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәгенә түбәндәге телефон номерына шалтыратып белергә була: +7 (843) 524-76-70.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International