Агымдагы елның 5 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасыннан Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советы әгъзалары һәм Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә катнашты.
2016 елда Татарстан Республикасы икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү турындагы доклад белән ТР икътисад министры Артём Здунов чыгыш ясады. Ул Стратегия-2030 кысаларындагы эшнең төп юнәлешләрен билгеләде: республика моношәһәрләренә ярдәм итү, төбәкнең сәнәгать парклары инфраструктураларын үстерү, Яр Чаллыда булдырылган алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе (АСИҮТ) өчен инвесторлар эзләү, һәм шулай ук «ИнноКам» Кама сәнәгать кластерын алга таба да үстерү.
Очрашу ахырында федераль дәрәҗәдә төбәк мәнфәгатьләрен кайгырту буенча уртак эш алып бару, закон чыгару инициативалары белән чыгыш ясау, булган бар куәтне республика иминлеге хакына куллану буенча тәкъдимнәр яңгырады.