Яр Чаллы Стратегик миссиясе иң яхшысы дип табылды

2016 елның 26 октябре, чәршәмбе

Икенче көн рәттән Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Стратеглар форумында алда баралар.

«Шәһәр миссиясе һәм стратегиянең төп максаты» конкурсының «Иң яхшы төп максат» һәм «Миссия һәм төп максатның иң яхшы бергәлеге» номинацияләрендә Яр Чаллы муниципаль берәмлеге беренче урынны алды.

Конкурсның «Иң яхшы миссия» номинациясендә беренче урынга Нефтекамск шәһәре лаек булды (Башкортостан Республикасы).

«Шәһәр миссиясе һәм стратегиянең төп максаты» конкурсында  катнашучы, 2010 елдан соң кабул ителгән муниципаль стратегияләрнең күпчелегендә  шәһәр (район) миссиясе һәм стратегиянең төп максатының формулировкасы бирелгән.
Конкурсның бурычы – миссияләрне һәм стратегияләрнең төп максатын формалаштыру буенча иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклау һәм тарату.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International