25 октябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салым һәм финанслар комитеты утырышында депутатлар тарафыннан 2017 елга һәм 2018, 2019 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты беренче укылышта кабул итүгә тәкъдим ителде. Утырышны Комитет рәисе Леонид Якунин алып барды.
2017-2019 елларга республиканың социаль-икътисадый үсешенең фаразы турында икътисад министры урынбасары Олег Пелевин доклад белән чыгыш ясады. Татарстанда агымдагы һәм фаразлы социаль-икътисадый вазгыять позитив үсеш тенденциясе белән характерлана, дип билгеләп үтте.
Олег Пелевин шуны да билгеләп үтте: уртача вакытка исәпләнгән фаразны формалаштырганда ерак вакытка исәп торган стратегияләрдә каралган муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисадый үсешенең төп резервлары һәм куркыныч көткән яклары исәпкә алынды.
Республика төп финанс законы турындагы доклад белән Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады.