«ИННОКАМ» Россия Икътисадый үсеш министрлыгының өстенлекле проектында катнашучы инновацияле кластерлар исемлегенә керде

2016 елның 25 октябре, сишәмбе

Россия Икътисадый үсеш министрлыгында 2016 елның 19 октябрендә статс-секретарь – Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары  Олег Фомичев рәислегендә «Инновацияле  кластерлар – дөнья дәрәҗәсендә инвестицияле җәлеп итүчәнлек лидерларын үстерү» өстенлекле проекты Советы утырышы үтте.

Россия Икътисадый үсеш министрлыгына, конкурста катнашып, кластерларны өстенлекле проектка кертү өчен Россия Федерациясе субъектларыннан 22 гариза керде.

Әлеге утырышта Россия Икътисадый үсеш министрлыгы проектында катнашучылар исемлегенә кертү тәкъдим ителгән кластерлар исемлеге расланды.

Өстенлекле проект Советы карары белән Россия Федерациясенең 11 субъектыннан 11 кластер сайлап алынды, алар арасында «ИННОКАМ» Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры да керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International