Татарстан Россиянең технологик яктан иң алга киткән төбәкләре өчлегенә керде

2016 елның 25 октябре, сишәмбе

Татарстан  «РИА-Рейтинг» экспертлары тарафыннан әзерләнгән технологик яктан иң алга киткән һәм иң зур фәнни потенциалга ия Россия төбәкләре  исемлегенә кертелде. Татарстан Республикасын бары тик Мәскәү белән Санкт-Петербург шәһәрләре генә узып китте.

Рейтинг 19 күрсәткеч буенча төзелә, шул исәптән: кеше ресурслары — галимнәр саны һәм аларның яше, матди-техник база — фәнни җиһазлар күләме һәм сыйфаты, фәнни-технологик эшчәнлекнең нәтиҗәлелеге —  бирелгән патентлар саны  һәм инновацияле товарлар күләме һәм башкалар.

Гомумән алганда, беренче унлыкка кергән төбәкләргә 2015 ел нәтиҗәләре буенча төяп-озатылган инновацияле товарлар, инновацияле эшләр, хезмәт күрсәтүләренең гомумроссия күләменең 62%ы туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International