Татарстан Республикасында «Россиянең яшь эшкуары – 2016» конкурсының төбәк этабы һәм бизнес-проектлар конкурсы үтәчәк

2016 елның 25 октябре, сишәмбе

2016 елның 28 октябреннән 8 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Россия Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Россия яшьләре) һәм  «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБО «Россиянең яшь эшкуары – 2016» Бөтенроссия конкурсының (алга таба – Конкурс) төбәк этабын уздыралар.

Конкурста катнашу өчен Татарстан Республикасының яше  16 дан 30 га кадәр булган  яшь эшкуарларын көтәләр. Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: «Ел ачышы», «Ел җитештерүе», «Ел эш бирүчесе», «Ел социаль бизнесы» һәм «Ел шәхси өлеш кертүчесе».

28 октябрьдә  конкурска сайлап алулар - Яр Чаллы һәм Чистай шәһәрләрендә, 31 октябрь көнне Казан шәһәрендә оештырылачак. Катнашучылар  конкурстагы жюрига үз бизнес-проектлары презентацияләрен күрсәтәчәкләр.

Гаризалар тапшыру сораулары һәм өстәмә мәгълүмат буенча Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге белгечләренә түбәндәге телефон номерлары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: (843) 524-90-90.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International