Моны бүген Санкт-Петербургта Стратеглар форумы кысаларында үткән иң яхшы муниципаль стратегияләр конкурсы нәтиҗәләре раслады.
Исегезгә төшерик, конкурс финалына 7 район стратегиясе кергән иде, алар арасында Татарстан Республикасыннан Чистай һәм Менделеевск районнарыныкы да бар.
7 район презентациясен карау йомгаклары буенча иң яхшы стратегияләрне залда утырган экспертлар һәм тамашачылар сайлап алдылар.
Тавыш бирү нәтиҗәләре нәтиҗәсендә җиңүне Татарстан Республикасының Чистай районы һәм Томск өлкәсе үзара бүлеште.
Стратегик планлаштырулар өлкәсендәге экспертларның тавыш бирүләре нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны - Татарстан Республикасы Чистай районы, 2 нче урынны Татарстан Республикасы Менделеевск районы алды, 3 нче урын Ленинград өлкәсе Гатчина районына бирелде.